Якшәмбе көнне шәһәребезнең ир-егетләре дә Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында очрашуларны башлап җибәрделәр.

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Якшәмбе көнне шәһәребезнең ир-егетләре дә Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында очрашуларны башлап җибәрделәр.

“Олимп“ спорт сараенда безнекеләр Байлар Сабасының “Тимерхан“ хоккейчыларын кабул иттеләр. Беренче булып исәпне көндәшләр ачты. Әмма аларга безнең капкага тагын бер генә алка кертү бәхете тәтеде. “Олимп“ исә биш алка кертеп, сезонда беренче җиңүен яулады.
Агымдагы елда республика чемпионатында һәм беренчелегендә сигез команда катнаша. Башкалабызның “Факел“, “Динамо“, “Тимерхан“ һәм Әлмәтнең “Таграс“ хоккейчылары, чемпионат кысаларында чыгыш ясасалар, безнең “Олимп“, Сабаның “Тимерхан“,Чирмешәннең “Чирмешән“ һәм башкалабызның “Ак бүре“ командалары беренчелектә иң көчле коллективны барлаячак. Очрашулар ике турдан торачак. Башка еллардан аермалы буларак, чемпионатта уйнаучылар беренчелектәге командалар белән берәр очрашу уздырачаклар. Шунысы игътибарга лаек, әгәр бер ранг түбәнрәк уйнаучы коллективлар башкалабыз һәм Әлмәт хоккейчыларын ота калсалар, очколар исәпкә алыначак. Очрашулар беренчелектә көч сынашучы командалар мәйданчыгында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International