Әниләр көне уңаеннан, 25 ноябрь көнне сәгать 14.00да район мәдәният үзәгендә газиз әнкәйләребезгә багышланган музыкаль кичә була. Әлеге бәйрәм чарасына районыбыз үсешенә үзләренең саллы өлешләрен керткән, мактауга лаек, җәмгыятьтә үз урынын табып, халыкка игелек китерүче ул-кызлар тәрбияләп үстергән һәм күп балалы әниләр чакырулы. Әниләрне бүләкләү тантанасы һәм бәйрәм концерты булачак.