Мамадышлылардан электр энергиясе өчен генә түгел, суга да ОДН, ягъни гомумйорт ихтыяҗлары өчен акча алыначак. “Мамадыш су каналы“ оешмасы барлык күпфатирлы йортларга гомумйорт счетчиклары урнаштырырга җыена. 2017нче елга әлеге исәпләү җиһазлары шәһәребезнең барлык күпфатирлы йортларында торырга тиеш.
Гомумйорт ихтыяҗлары- ОДН өчен түләү РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда яшәүче милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы №354 Карары буенча кертелде. Су өчен ОДН дигәндә шул йортның гомуми ихтыяҗларына - подъездлар юуга, коммуникация, чәчәк клумбаларына сибүгә йорт тоткан су күләме күздә тотыла.