Мамадыш ГХАТ бүлеге янында йөреп кайту, үзенә күрә бер рәхәтлек, чөнки анда әкияттәгедәй матур карета барлыкка килде. Бу матур почмак тирә - якны бизәп тора.
Өмет итүебезчә, шәһәр кешеләре, кунаклар үзләренең яңа гореф –гадәтләрен уйлап чыгарырлар. Мәсәлән, яшь парлар шушы карета эчендә фотога төшсәләр, аларның киләчәк гаилә тормышлары бәхетле булыр. Ә инде ялгыз кызлар яисә егетләр, алар инде үзләренең мәхәббәтен табарлар.