Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруга бердәй якын килү кирәк.

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруга бердәй якын килү кирәк. Күптән түгел генә башкалабыз Казанның “Корстон“ ГТРКында “Коррупциягә каршы торуның актуаль мәçьәләләре“ исеме астында үткән Бөтенроссия фәнни-практик конференция әнә шушы проблеманы чишүгә багышланган иде. Коррупциягә каршы дөньяга карашны булдыру, аның белән көрәш проблемалары турында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, федераль дәүләт органнары, фәнни институтлар, иҗтимагый оешмалар, Россинең 56 субъекты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре фикер алыштылар. Конференциягә җыелганнарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. “Татарстан коррупциягә каршы кискен көрәшүче территория булып тора,“ – диде ул үзенең чыгышында. Ул шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә торып эшләүнең коррупциягә каршы ышанычлы корал булуы турында да ассызыклап үтте. Конференция эшендә районыбыз башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олег Рылов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International