5 нче ноябрь көнне Дүсмәт авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды. Мәдәният йорты директоры Мария Петрова һәм художество җитәкчесе Виктор Спиридоновлар халык өчен бик бай программа әзерләгәннәр. “Көзге муллык” дип аталган концертта керәшеннәрнең гореф-гадәтләре дә, заманча җырлар, биюләр һәм авыл халкының тормышыннан алынган мәзәкләр дә яңгырады.