Татарстанда, Пенсия фонды вәкилләре, дип үзләрен танытучыларның фатирларга, йортларга керү очраклары теркәлгән. Алар төрле сәбәпләр белән кешеләрне пенсия җыелмаларын дәүләтнеке булмаган теге яки бу пенсия фондларына күчерергә үгетләп йөриләр. Исегездән чыгармагыз: Пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә, фатирларга йөрмиләр. Безнең Мамадыш районы Пенсия фонды идарәсендә мобиль клиент хезмәте дә график буенча авылларга чыккач, гражданнарны авыл җирлекләре биналарында кабул итәләр. Моннан тыш алар анда гражданнарга үзләренең таныклыкларын күрсәтәләр.