Үткәнн атна шимбәсендә Мамадыш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 12нче утырышы буып узды.

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Үткәнн атна шимбәсендә Мамадыш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 12нче утырышы буып узды. Анда ун көн тәртибе каралды. Иң беренче булып депутатлар хөкеменә Мамадыш муниципаль районы башлыгының урынбасарын сайлау тәкъдим ителде. Район Советы депутатлары әлеге вазыйфага тәкъдим ителгән Ришат Роберт улы Сәмигуллин кандидатурасын бертавыштан хупладылар. Икенче көн тәртибе буенча Мамадыш муниципаль район Советы рәисе урынбасары ярдәмчесе турында да мәсьәлә тикшерелде. Утырышта Мамадыш муниципаль район Советының узган елның 15нче октябрендә кабул ителгән 4-2 санлы карары нигезендә расланган Мамадыш муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр, 2015нче елның 22нче сентябрендә Мамадыш муниципаль район Советының 1-1 санлы карарына үзгәрешләр кертү дә каралды. Киләсе елга һәм планда каралган 2018-2019нче елларга район бюджеты турында да сөйләшү булды утырышта. Район территориясендә аерым төр эшчәнлек өчен вмененный керемгә бердәм салым төрендә салым салу системасын гамәлгә кертү турындагы көн тәртибе дә депутатларда һәм утырышта катнашучыларда кызыксыну уятты. Көн тәртибендә Мамадыш муниципаль районының 2016-2021нче һәм планда каралаган 2030нчы елга чаклы социаль-икътисадый үсеш стратегиясе; төбәгебездә сәламәтлек саклауны үстерү һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау чаралары буенча перспективалы план; районда хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыруның әарышы турындагы һәм башка мәсьәләләр дә тикшрелед. Утырышны Мамадыш муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов алып барды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International