Татарстан Республикасы муниципаль районнары хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Мамадыш волейбол бәйгеләрен кабул итте.

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнары хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Мамадыш волейбол бәйгеләрен кабул итте. Безнең “Олимп“ спорт комплексына икенче төркемгә керүче 18 район вәкилләре җыелды. Командалар алты төркемгә бүленеп уйнадылар. Мамадышлылар үз төркемнәрендә Ютазы һәм Алексеевск волейболчыларының әллә ни каршылыгын күрмәделәр. Ярышларның алгы этапларында Менделеевск районы муниципалитет хезмәткәрләренең каршылыгын да сындыра алдык. Ярымфиналда егетләребез сарманлыларны да гомуми 2:0 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр. Шулай итеп мамадышлылар финалга уздылар. Хәлиткеч уенда алар Балтач районы вәкилләренә каршы уйнадылар. Турнирда иң кискен очрашуларның берсе булгандыр алар арасындагы уен. Беренче сетның безнең файдага 28:26 исәбе белән тәмамлануы шул турыда сөйли. Командалар очко буенча бер-берсен “куышып“ уйнадылар. Балтчлылар исәп аермасын дүртәр очкога кадәр җиткерсәләр дә, егетләребез аларны куып җиттеләр һәм беренче уенда җиңүгә ирештеләр. Икенче сетта Балтач командасы инициативаны беренче туп сугудан ук үз кулларына алды. Ләкин безнекеләр уенны тигезли алдылар. Кызганычка каршы, икенче очрашу азагында инде кунаклар очколар аермасын зурайттылар һәм исәп көндәшләре файдасына 25:19 исәбе белән тәмамланды. Өченче сет та балтачлылар өстенлеге белән үтте. Нәтиҗәдә, мамадышлылар 15:10 исәбе белән оттырдылар. Шулай итеп районыбыз волейболчылары Спартакиаданың көмеш медаленә ия булдылар. Өченче урында исә Сарман командасын бирелдергән – Саба муниципаль районы хезмәткәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International