Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күнелдән котлыйм. 6 ноябрь яңа тарихта иң истәлекле көннәрнең берсе булды. ТР Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкиләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган сәяси юлны билгеләгән төп канун ул. Тарихи күзләктән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исептән, районыбыз ирешкән уңышлар республиканың Төп Канунында беркетелгәнторыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады. Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп,республикабыз төрле социаль-сәяси процессларда актив ктнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый.
Хөрмәтле райондашлар, һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәләмәт һәм шат күңелле булуыгызны телим.