Узган бәйрәм көннәрендә авылларга кунаклар бик күп кайтты.Җәйге –көзге эшләрне тәмамлап, халык әкренләп кышка әзерләнә башлады. Телевизор, радиоалгычлар янында утырырга вакыт табыла, кич утыруларлар да әкренләп оеша башлады. Усали мәдәният йорты да 5 ноябрь көнне шау-гөр килеп торды, чөнки монда республикабызның төрле шәһәр-авылларыннан , шушы авылда туып-үскән якташлар җыелды.Араларында гади эшчеләр дә, зур җитәкчеләр дә бар иде. Шундый кичә оештырылуга һәммәсе дә сөенеп, шатланып кайтканнар алар. Сәхнә түренә менгән һәркайсы туган нигезен , туган ягын сагынып гомер итүен яшерми . Өч сәгаттән артык барган концертта беркем дә ялыкмады, киресенчә, дөньясын онытып ял итте, җырчы якташларын кабат-кабат сәхнә түренә чакырдылар алар, ә ахырдан барлык оештыручыларны, кайткан авылдашларын аягурә басып көчле алкышларга күмделәр алар.