4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Әлеге бәйрәмнең башалнгычы ерак гасырларга ук барып тоташа. Россия тарихында күпмилләтле халыкларның бердәм башкарган батырлыклары турында миссалларны бик күп китерергә мөмкин. Бүгенге бәйрәм безне тагын да якынайта. Безнең районыбызда да төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Киләчәктә дә бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булып, дуслык җепләребезне өзмичә, авырлыкларны бергә җинеп, шатлыкларыбызны уртаклашып яшик. Безнең җайга салынган эшебез, бердәмлегебез һәм иҗади энергиябез республикабызны алга таба да алгарышлар хәрәкәтенә этәрәчәгенә ышанам. Барыбызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, игелек, именлек телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International