Мамадыш районында 4 яңа җитәкче билгеләнде. Кадрдагы төп үзгәрешләр төзелеш, торак-коммуналь һәм урман хуҗалыгы өлкәләренә кагылды. Бу хактагы сөйләшү гомумрайон планеркасында булды. Яңа җитәкчеләр белән район башлыгы Анатолий Иванов таныштырды. Хакимият башлыгы, иң беренче чиратта, күп еллар төзелеш секторын җитәкләгән Шамил Сабировның китүен хәбәр итте. Аның урынын яшь һәм перспективалы белгеч Руслан Мөхәммәтҗанов башкарачак. Әлеге кандидатура рәсми төстә декабрь аенда хупланачак. Төп чыгышы белән Мамадыштан булган Руслан Мөхәммәтҗанов белеме буенча урман хуҗалыгы инженеры. Белгечлеге буенча 6 ел хезмәт куйган. Иң элек мастер вазыйфасында, аннары биш ел Әгерҗе районының “Шәршәде“ урман хуҗалыгын җитәкли. Алга таба, гомеренең 4 елын бизнеска багышлый. Казанда төзелеш өлкәсендә эшмәкәрлек эшен җәелдереп җибәрә. 2015нче елдан 2016нчы елга кадәр Руслан Камилевич “Вятка“ сәнәгать мәйданчыгы идарәче компаниясе директоры вазыйфаларын башкара.