Мамадышта “Халык участок инспекторы” конкурсы башлана.

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

11 сентябрьдән “Халык участок инспекторы” дигән Бөтенроссия конкурсы старт ала. Быел алтынчы тапкыр оештырылучы әлеге конкурс полиция хезмәткәрләренең эшенә тиешле бәя бирү өчен эчке эшләр органнары белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыруның ачык мисалы булып тора. Нәкъ менә участок инспекторлары  үз ведомостволарына керүче территориядә халык белән тәүлекләр буе эшлиләр, авыр минутларда беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгалар, тормыш-көнкүрештәге, балалар һәм яшүсмерләр арасындагы җинаятьләрне кисәтү белән шөгыльләнәләр, эчүчелек һәм наркоманиягә каршы көрәш алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International