Мамадышлылар “Аһәңле Татарстан“ны гөрләтте.

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

29нчы октябрьдә Мөслим район мәдәният йортында халык уен коралларында уйнаучыларның “Аһәңле Татарстан“ (“Многозвучный Татарстан“) исемле республика фестивале узды.

Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты үткәрде. Мәртәбәле бәйгедә районыбыз данын Кече Кирмәннең Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге “Сандугач“ балалар фольклор уен кораллары ансамбле һәм композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы, курайчы Азат Вәлиуллин (укытучысы Рафаиз Ахмеднов) яклады. Һәм икесе дә үз номинацияләрендә зур уңышка иреште: “Сандугач“ - беренче, Азат икенче урынны яуладылар.

Гала-концертта да бик шәп чыгыш ясадылар. Котлыйбыз, тагын да зуррак ижади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International