Бүген 1нче ноябрь көнне, Мамадыш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 4нче санлы мәктәпнең Раимова Гөлнара Наилевна җитәкчелегендәге 4 сыйныф укучылары белән “Переведи – Тәрҗемә ит” интеллектуаль уен үткәрделәр.

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

 Бүген 1нче ноябрь көнне, Мамадыш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 4нче санлы мәктәпнең Раимова Гөлнара Наилевна җитәкчелегендәге 4 сыйныф укучылары белән “Переведи – Тәрҗемә ит” интеллектуаль уен үткәрделәр. Китапханәчеләр күпмедер дәрәҗәдә балаларның аң-белемнәрен арттырып, яңа сүзләр белән таныштырырга тырыштылар. Укучылар ике командага бүленеп бирелгән биремнәрне тиешенчә үтәп чыктылар. Җиңүчеләргә баллы күчтәнәчләр өләшелде. Барлык катнашучылар да бу уенны бик ошаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International