Мамадышлылар көндәшләрен кабул итәчәк.

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Иртәгә һәм якшәмбе көнне районыбыз хоккейчылары Татарстан беренчелеге кысаларында үз бозларында көндәшләрен кабул итчәкләр.

Иртәнге сәгать 10да “Олимп-2003“ (тренеры – Сергей Солодаев) Казанның “Стрела“ уенчыларын кабул итсә, ике сәгатьтән соң 2007нче елгы хоккейчыларыбыз Питрәчтән яшьтәшләре белән уйнаячаклар. Илья Шевяхов җитәкләгән “Олимп-2002“ 13.30 сәгатьтә башкалабызның “Стрела“ уенчыларына каршы уйнаячак. Якшәмбе көнне җанатарлар “Олимп-2005“ (тренеры – Ринат Ризванов) Әгерҗекомандасы белән очрашчак. Уен сәгать 11дә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International