Мамадышка “Су анасы“ килә.

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Казанның “Әкият“ курчак театрына балаларыгыз белән соңгы тапкыр кайчан бардыгыз?!

Әкияттәгедәй бинасы искиткеч, ә анда бара торган тамашалар гомерлеккә истә кала торган бит, әйеме. Әгәр балагызны җитәкләп, анда барып җитә алмагансыз икән, борчылмагыз: курчаклар сезнең белән күрешергә тиздән Мамадышка үзләре килә. 
17нче ноябрьдә “Мамадыш“ совхозының яңа мәдәният йортында 10.00 һәм 12.00 сәгатьләрдә “Су анасы“ спектакле күрсәтелә. Шәп булачак!

Билет бәясе - нибары 100 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International