Мамадышта сыерларны кызганалар.

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Безнең терлекчелек белгечләре нечкә күңеллегә әйләнеп беттеләр. Сыерлар ел саен бозауларга тиеш булсалар да, кайбер фермаларда мондый мөмкинлекне тудырмыйлар.

Аларны кызгана башладылар, азапланмасыннар, диләр бугай. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә районда булган 8150баш савым сыердан 6879 бозау гына алынган әле. Тагын 1271 баш сыер ел ахырына кадәр бозаулап бетәсенә ышанып булмый.

Ә бит “Азык-төлек корпорациясе“ җәмгыятендә 550 савым сыердан 548 бозау алынган инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International