Кыраул авылында яшәүче 72 яшьлек бер апа өчен гомере аянычлы тәмамлана. Җәйнең уртасында аның өенә бер ханым аңа акча сорап керә. Кызганычка каршы, аның гомерен өзгән ханымның мондый вәхшилекне беренче мәртәбә генә кылуы булмаган. Ул, туганын үтергән өчен, төрмәдә утырып чыккан була. Чираттагы корбанының аңа акча бирүдән баш тартуы җинаятьченең ачуын кабарта һәм ул өлкән яшьтәге апа артыннан бакча ягына атлый. Бу вакытта 72 яшьлек карчыкның туган бакчада печән чабып яткан мәле була. Җинаятьче кулына тәпке ала да, корбанына аның белән суга башлый. Тикшерү барышында мәетнең йөзендә, башында, күкрәгендә, гәүдәсенең өске өлешендә 14 мәртәбә бакча коралы эзләре ачыклана. Җинаятьче аның белән генә “канәгать“ булмыйча, корбанының өенә кереп, аннан полимер савытка салынган тимер акчаларны алып чыгып китә. Барлыгы 1186 сум акчага хуҗа була ул. Әлеге вәхшилеге өчен, җинаятьчене 6 елдан алып 15 елгача төрмә көтә.