Мамадышта волейбол буенча шәһәр чемпионаты төгәлләнде.

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре арасында уздырыла торган Спартакиада кысаларында волейбол бәйгеләренә нокта куелды.

Ярышларда барлыгы егермедән артык команда катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Мамадыш район электр челтәрләре һәм “Татэнергосбыт“ оешмасының берләштерелгән командасы җиңүче булып калды. Алар хәлиткеч уенда шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп волейболчыларын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Коррекцияләү-интернат мәктәбе командасы – өченче урында. Ярышлар нәтиҗәләре буенча “Татэнергосбыт“та эшләүче Инзира Хәйриева, иң яхшы уенчы, дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International