Күпфункцияле спорт мәйданчыклары бүген авылларда да популяплык казанып килә.
Әлеге спорт корылмалары кайдадыр махсус программа буенча төзелсә, икенче бер торак пунктларында алар иганәчеләр ярдәме белән корыла. Яңа Комазан авылында төзелүче мәйданчык та иганәчеләр ярдәме белән барлыкка киләчәк. Бу объект авыл мәчете, тиздән файдалануга тапшырылачак амбулатория белән берлектә тулы бер комплекс хасил итәчәк.