Иртәнге сәгать унда “Олимп-2003“ (тренеры – Сергей Солодаев) Казанның “Стрела“ уенчыларын кабул итсә, ике сәгатьтән соң 2007нче елгы хоккейчыларыбыз Питрәчтән килгән яшьтәшләре белән уйнаячак.
Илья Шевяхов җитәкләгән “Олимп-2002“ командасы 13.30 сәгатьтә бозда башкалабызның “Стрела“ уенчыларына каршы чыга.
Мамадыш бозында хоккей якшәмбе көнне дә дәвам итәчәк. “Олимп-2005“ (тренеры – Ринат Ризванов) Әгерҗе командасы белән очрашачак. Уен 11:00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!