Руль артындагы 25 яшьлек егет, алган тән җәрәхәтләреннән, урында ук үлә. Җиңел машинаның 2 пассажиры авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә озатылды. 23яшьлек Магнитогорск шәһәре кешесе исә Яр Чаллы шәһәренең БСМП сына госпитализацияләнә. Ике тәүлек дәвамында комада яткан егетнең бүген төнлә үлүе хәбәр ителде.
Ел башыннан алып исәпләгәндә, Мамадыш районы юлларында быел 8 кеше һәлак булган, былтыр исә бу сан 11гә тигез иде. 2013нче елда кабул ителгән федераль максатчан программа буенча, 2020нче елга кадәр юлларда зыян күрүчеләрнең санын 28,8% киметү бурычы тора, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ идарәсеннән.
Бу хакта тулырак, бүген, 17.30 сәгатьтә, “МамадышТВ“ телеканаланың “Хәбәрләр“ тапшыруында.