Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының 2016-2021нче елларга һәм 2030нчы елга кадәрге планлы чорга социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә халыктан тәкъдимнәр кабул ителә. Стратегиянең максаты- территория үсеше бәрабәренә халыкның тормыш шартларын яхшырту, социаль өлкә хезмәтләренең сыйфатын камилләштерү, финанс керемнәрен арттыру. Район үсеше стратегиясе киләчәккә планнарны формалаштырырга ярдәм итәчәк. Фикерләрегезне, күзәтүләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Ekonomika.Mamadysh@tatar.ru электрон адресы, яисә 3-28-82 телефон номеры аша җиткерүегез сорала. Документка төзәтмәләр керткәндә барлык тәкъдимнәр исәпкә алыначак.