Шәһәребездә чираттагы ярминкә бу атнаның шимбәсендә – 22нче октябрь көнне үткәрелә.

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Шәһәребездә чираттагы ярминкә бу атнаның шимбәсендә – 22нче октябрь көнне үткәрелә. Аңа Красная Горка икътисадый зонасына кергән авыл җирлекләре, алардагы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре килә. Гадәттәгечә, бу ярминкәдә дә, районыбызның крестьян-фермер хуҗалыклары да анда күпләп катнашырга теләк белдерделәр. Алар мөгезле эре терлек, дуңгыз, кош итләре тәкъдим  итәчәкләр. Предприятеләр үз продукцияләре белән чыгачак. Алар тәкъдим итә торган товарларның бәяләре кибет киштәләрендәгедән арзанрак була. Шәхси хуҗалыкларында маллар тотучы шәһәрдәшләребезгә, салам, печән кебек терлек азыклары кирәк булса, муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгечләренә алдан заказ бирергә кирәк.

Ярминкә иртәнге 7дә үк башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International