РФ ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәте оешуга быел 80 ел. “Автоинспекция” сүзе беренче тапкыр 1919 елда, Халык Комиссарлары Советы тарафыннан “Мәскәү һәм аның тирәлекләре буенча автомобиль хәрәкәте” Декретында юл йөрү кагыйдәләрен саклауны контрольдә тотучы махсус оешма булдыру турында карар кылынгач барлыкка килә.