1933нче елда шартлатылган, җимерелгән мәһабәт Троицк Соборы урынында яңа храм төзиячәкләр. Ул үз урынында: Нократ елгасының биек ярында Пожарка тавына менгәндәге үрдә торгызылачак. Бу уңайдан Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Мамадышка эшлекле сәфәр кылды.
Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан 16 октябрьдә литургияне Ксения Римляныни чиркәвендә укыды. Кунакны җылы каршы алган прихожаннар арасында Якшәмбе мәктәбе укучылары һәм 4нче санлы белем бирү учреждениясенең кадет сыйныфлары бар иде. Гыйбадәт кылучылар арасында биредә район башлыгы Анатолий Ивановны да күзәттек. Татарстан митрополиясе башлыгы халыкны вәгазьләде, көндәлек тормышта Ходай кануннары белән яшәргә өндәде: “Барысын да үзегезнең җаныгызга, эчке дөньягызга игътибар итүдән башларга киңәш итәм. Тормыш китабыгызны ачыгыз да, аны укый башлагыз. Намус белән. Алла кушкан буенча гомер итәсезме?!“ – дип, ассызыклады ул. Архипастырь храм настоятеле Димитрий атакай Морозовка рәхмәт белдерде, ышанучыларга Храмга юлны онытмаска кушты. Бу көн мамадышлылар һәм райондашлар өчен үзенчәлеклегә әверелде. Күптән түгел генә вердикт чыгарылган: 1933нче елда шартлатылган, җимерелгән мәһабәт Троицк Соборы урынында яңа храм төзиячәкләр.
Синхрон пер Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан
Литургия тәмамлангач, җитәкчеләр төзелеш булачак урынга бардылар. Ул үз урынында: Нократ елгасының биек ярында Пожарка тавына менгәндәге үрдә торгызылачак.