Мамадышта 83 ел элек шартлатылган чиркәү урынына яңасын төзү планлаштырыла.

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Мамадыш районында 1933 елда шартлатылган Троицк соборы урынына яңа чиркәү төзәячәкләр, дип яза «Нократ» газетасы.

Узган якшәмбедә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Ксения Римляныня чиркәвендә литургия кылды. Аннары владыка Феофан муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова озатуында Троицк чиркәве төзеләчәк урынны карадылар. Аны элеккеге урынында Нократ ярында төзү карар ителгән.

Мамадышта Троицк соборы 1933 елда җимерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International