Мамадышлылар Мәскәү өлкәсендә булып кайтты.

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендә 10нчы июль көнне уздырылган Сабантуйда 50 кешедән торган Мамадыш делегациясе дә булды. Алар биредә Сабантуйга әзерлек эшләрен башкардылар. 

- Сабантуй мәйданында Мамадыш районының үз участогы бар иде. Анда татар йорты күренеше, халкыбызның каралты-куралары чагылды. 

Шулай ук, биредә кунаклар Мамадыш чәк-чәге һәм бавырсаклары белән юкә чәе эчә алды. Сабантуйдан һәрберебез уңай тәэсир белән кайттык, - диде районыбызның туган якны өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International