Мамадыш мәдрәсәсе үзенә кыз балаларны чакыра.

2016 елның 8 июле, җомга

Бүген Мамадыш мәдрәсәсе үзенә кыз балаларны туплый.

Биредә рухи сәламәтләндерү үзәге эш башлап җибәрде. Әлеге үзәк 1995нче еллардан бирле эшләп килә. Беренче елларны мәдрәсә каршындагы лагерь Көек-Еракса авылында булса, хәзер исә ул Мамадыш шәһәре мәдрәсәсендә үткәрелә. Бүген бирегә районыбызның төрле почмакларыннан дин юлындагы кызлар җыела. Аларны 8 көн дәвамында җиде тәрбияче-әйдәман Ислам диненең асылына өйрәтәчәк. Шул максаттан көненә өч тапкыр дин дәресләре уздырыла.

Рухи сәламәтләндерү үзәгендәге балаларның көннәре бик күңелле һәм файдалы үтә. Алар өчен көненә биш тапкыр ашау, махсус спорт уеннары, берсеннән-берсе кызыклы викторина һәм бәйгеләр, шәһәребез буенча экскурсияләр каралган. Биредә хәтта мөслимәләрнең киемнәре белән танышу йөзеннән мода күрсәтү оештырырга да ниятлиләр.


- Рухи сәламәтләндерү үзәгендә 40 кыз ял иткәннән соң, 40 егетне көтеп калабыз. Аларны без 19нчы июль көнне каршы алачакбыз, - диде Мамадыш районының рухи сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Әлфирә Миңнегалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International