8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көнендә икенче һәм өченче бала тапкан әниләргә тантаналы рәвештә ана сертификатын тапшырдылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Гаиләләрен саклап, һәрьяктан яклап, кадерен белеп яшәүләрен теләп калды. Алыштыргысыз “Семейные страницы” мәгълүмати җыентыкны , әниләргә чәчәкләр тапшырды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамиль Хасанов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.