Кукмара төбәгендә хоккей бәйгесе узды. Яшь спортчылар “Алтын алка“ клубы бөтенроссия уеннарының зона этабында көч сынаштылар.

2016 елның 5 феврале, җомга

19нчы-21нче гыйнвар көннәрендә Кукмара төбәгендә хоккей бәйгесе узды. Яшь спортчылар “Алтын алка“ клубы бөтенроссия уеннарының зона этабында көч сынаштылар.

Ярыш 2001-2002нче елларда туган үсмерләр командалары арасында оештырыла. Безнең “Олимп“ командасы яхшы уен күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясады. Тренер Илья Шевяхов шәкертләре күрше районнан икенче урын белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International