Бөек җиңүгә дә 70 ел булды. Җиңү тәме татлы булса да, әлеге җиңү 30 млн корбан бәрабәренә ирешелгәнен һич онытырга ярамый. Мамадыш районыннан 16151 кеше фронтка алынып, аларның һәр икенчесе- 8893 е яу кырында батырларча һәлак булды. Дәһшәтле еллар, сугышта үзләрен аямаган каһарманнарыбыз хакында онытырга ярамый. Тарихи материаллар, кинофильмнар, китаплар аша без әлеге хәтерне буыннан-буынга җиткерәбез. Күптән түгел Владимир Высоцкий сүзләре белән аталган “Наши павшие- как часовые“ дип исемләнгән китап дөнья күрде. Аның презентациясе композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә узды. Китапның авторы лаеклы ялга чыккан подполковник Ровель Кашапов. ТР ның Федераль сак хезмәтенең ветераннар оешмасы 300 якташыбызның хәрби хезмәт юлын ачыклау белән шөгыльләнгән. Алар арасында чик буе сакчылары, эзләү-диверсия төркемнәре көрәшчеләре, идарә элемтәсе хезмәткәрләре, сугыш елларында һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар бар.