Шәһәр урамнарыннан тәүлек саен уртача 1 мең кубометрдан артык кар чыгарыла.

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Шәһәр урамнарыннан тәүлек саен уртача 1 мең кубометрдан артык кар чыгарыла. Торак-коммуналь хуҗалык җәмгыяте директоры Рәис Шәңгәрәев әйтүенчә, чистарту эшләрендә 22 эшче һәм 11 берәмлек махсус техника  катнаша. Соңгылары рәтендә картөягеч, трактор, грейдер, үзбушаткыч, шулай ук бульдозерлар һәм тротуар чистарту машинасы бар. 

Карны махсус полигонга чыгаралар. 

Рәис Шәңгәрәев белдерүенчә, әлегә эшләр бер сменада гына оештырылган. Һава торышы алдагы көннәрдә дә явым-төшемнәргә мул булса, икенче смена булдырырга ниятлиләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International