90 яшьлек юбилей.

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Галиева Гамбәр Исмәгыйль кызы табигатьнең иң гүзәл урыны – Урта Сөн  авылында 1926 елның 20 гыйнварында дөньяга килә. Тормыш иптәше Галиев Нәкыйп Миннегали улы белән 53 ел бергә гомер кичерәләр, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, балалары озын гомерле булмый, хәзерге көндә 3 баласы гына исән. Гамбәр апага нинди генә эшләрдә эшләргә туры килми: юлда да эшли, урман да кисә, сөт, йомырка җыя, почта өләшә, колхозда эшли,1949 елнын 16 августыннан 1953 елның 5 мартына кадәр авыл советында сәркатип булып та эшли. Хәзерге көндә Килене Асия ике оныгы белән бергә төп йортта матур гына гомер итәләр.

    Һәр туган көнгә сөенеп, шөкерана кылып яшәүче Гамбәр апага  исәнлек саулык, тыныч гомер телибез. Балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген, күнел җылысын тоеп озын – озак  яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International