Татарстан фермерларына авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү өчен Казан шәһәрендә өстәмә мәйданчык булдырылган.
Хәзер алар Җиңү проспекты урамы, 48нче йорты адресы буенча урнашкан "Чулпан" мәдәни үзәге каршында да сәүдә итә алачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Әлеге өстәмә мәйданчык 50 сәүдә урынына исәпләнгән. Яңа урында беренче ярминкә 23 гыйнварда узачак. Анда республиканың барлык районнарыннан да теләге булган фермерлар катнаша ала.