2016 елның 16 гыйнварында Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Фәрзиевлар язылыштылар. Алар өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды. Чөнки шушы көн кияүнең туган көненә туры килгән. Яшьләр Түбән Кама шәһәреннән кайтып язылыштылар. Туганнары белән Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә очраклы рәвештә бер тапкыр булу аларны нәкъ шушында язылышырга мәҗбүр иткән. Чөнки ГХАТ бүлегенен матурлыгы кәләшне әсир иткән.
Моннан соң, туган көнне билгеләгәндә Фәрзиевләр гаиләсе бер-берсен тормышларын бәйләгән көннәре белән дә тәбрикләячәкләр.