Түбән Ушмы авылында яшәуче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөбәрәкшин Вәлишә Мөбәрәкшә улына 28.11.2015 көнне 90 яшь тулды.Вәлишә абый тормыш иптәше белән 10 бала тәрбияләп үстергәннәр, бугенге көндә ветеран иң кече улының гаиләсе тәрбиясендә яши. Вәлишә абый үзе дә аларга хаман көченнән килгәнчә ярдәм итеп яши, хуҗалыкта мал-туарны күп асрыйлар, Вәлишә абый шулар белән кайнаша.
Юбилей көнне бу гаиләнең ишеге ябылып та тормады, бер-бер артлы балалары, оныклары котларга ашыктылар. Олы юбилее белән Мөбәрәкшин Вәлишә Мөбәрәкшә улы район җитәкчеләреннән һәм Түбән Ушмы башкарма комитетыннан да җылы тәбрикләү сүзләре , бүләкләр кабул итте.