Депутаттан бүләккә- җылы оекбашлар.

2015 елның 28 ноябре, шимбә

Депутаттан бүләккә- җылы оекбашлар. Районыбызның Красная Горка авыл җирлеге Советы депутаты Рафаэль Киракосян хәйриячелек белән шөгыльләнә. Җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина белдерүенчә, моңа кадәр ул төбәктәге 3 һәйкәлне төзекләндерергә, милли бәйрәмебез Сабан туен үткәрергә матди ярдәм күрсәткән. Шулай ук өлкәннәр көне уңаеннан чәй табыны әзерләргә булышкан, Мамадыш совхозы бистәсендәге яңа мәдәният йортына синтезатор бүләк иткән. Ә бу юлысы депутат 1 мең данә җылы оекбашлар алып килә. Аны җирлектә гомер кичерүче авыр хәлле һәм күпбалалы гаиләләргә таратачаклар.

Шулай ук бу көнне авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы да үткәрелгән. Аның кысаларында Рафаэль Киракосянга депутат билгесе тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International