Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә бүгенге көндә зур әһәмият бирелә. Мондый чараларны аеруча балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен үткәрәләр. Әле күптән түгел генә шәһәребездә булып киткән Яр Чаллы курчак театры чыгышлары да шушы теманы яктыртты.
12нче ноябрь көнне шәһәребезгә Яр Чаллы курчак театры коллективы килде. Аларның чыгышлары башланганчы залга җыелган сабыйлар каршында ЮХИДИ хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов искәртүенчә, бүгенге көндә юллардагы транспорт ташкыны кечкенә сабыйдан алып өлкән яшьтәге кешеләрне дә сак булырга мәҗбүр итә.
-Бүгенге чыгышлар тәрбия максатыннан. Биредә алган белемнәр сезгә тормышта да ярдәм итсен иде. Игътибар белән тыңлагыз. Игътибарсызлык һәм саксызлык күп кенә күңелсез хәлләргә китереп чыгара. Моның өчен юл йөрү кагыйдәләрен мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә үк ныклап өйрәнергә кирәклеген һәркем яхшы аңласын иде,- дип белдерә Рамил Шиһапов.
Алга таба яшь тамашачылар каршында Яр Чаллы курчак театры “Җиде диңгез“ әкиятен күрсәтте. Бер көн эчендә алар Мамадыштагы 2нче санлы лицейда, 3нче санлы мәктәптә, район мәдәният йортында башлангыч сыйныфлар һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр каршында чыгыш ясадылар.
Дөрестән дә, районыбызда юл куркынычсызлыгы проблемасына җитди карыйлар. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә шактый эшләр башкарыла. Мәгариф учреждениеләренең зур күпчелеге бу темага кагылышлы әсбаплар, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Аларда хезмәт куючы тәрбиячеләр тарафыннан да юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы чаралар еш үткәрелә.