Иртәгә безнең каналда “Тәмле булачак“ тапшыруының чираттагы чыгарылышы.

2015 елның 28 ноябре, шимбә

Иртәгә безнең каналда “Тәмле булачак“ тапшыруының чираттагы чыгарылышы. Бу юлысы “МамадышТВ“ның иҗат төркеме Урта Кирмән авылына юл тотты. Ләйлә Рәгыйб кызы Абдуллина тамашачыларга Пермьчә пилмән, ягъни вареники пешереп күрсәтәчәк. Әлеге чыгарылышыбыз якынлашып килүче Әниләр көненә багышлана. Ләйлә ханым күпбала анасы. Тормыш иптәше Ришат белән 2 кыз һәм 2 ул үстерәләр. Болар хакында “Тәмле булачак“ тапшыруын карагач белерсез. Ул эфирга 17 сәгать 20 минутта чыга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International