Туу турында таныклык тапшыру уздырылды.

2015 елның 27 ноябре, җомга

Әниләр көне уңаеннан Мамадыш районында Балалар табу йортында яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру уздырылды.

        2015 елның 27 ноябрь көнендә Бөтен Россия бәйрәме. Әниләр көне уңаеннан Мамадыш районында Балалар табу йортында яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру уздырылды. Бәхетле әти-әнине тәбрикләргә туганнары һәм дусларыгына түгел, ә рәсми кешеләр: медицина хезмәткәрләре, район телевидениясе хезмәткәрләре һәм Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова килгән иде.

     Бик күп изге һәм җылы сүзләр әйтелде балага һәм аның әти-әнисенә.

     Фәния Гаязова исә үз чиратында ГХАТ бүлегенең сабыйның исемненең  мәгънәсен чагылдырган открытка һәм истәлекле бүләк тапшырды, йортларына иминлек, тынычлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International