Сертификатлар тапшырылды

2015 елның 27 ноябре, җомга

2015 нче елның  28 нче ноябрендә Әниләр бәйрәме уңаеннан  Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тантанала рәвештә тапшыру чарасы узды.

    2015 нче елның  28 нче ноябрендә Әниләр бәйрәме уңаеннан  Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тантанала рәвештә тапшыру чарасы узды. Залда утыручы бәхетле  гаиләләрне, бигрәк тә әниләрне, Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе  Шамил Хәсәнов  шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын тапшырып, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты.

    ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова үз чиратында  әниләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән  котлады, аларга   мәхәббәттә, бәхеттә һәм куанычта яшәүләрен  теләп калды. Җылы теләкләрен җиткергәннән соң, ата-аналарны һәм бәйрәм кунакларын истәлекле фотога чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International