Халыкара бәйгеләрдә Мамадыш спортчылары Россия җыелмасы кәрҗиненә 2 бронза медаль алып килде. Алинә Мөхәммәтханова һәм Римма Садыйкова билбауларда көрәш буенча дөнья чемпионатында үз авырлык үлчәвендә 3нче урынны яуладылар! Зур масштаблы ярыш 21-22нче ноябрь көннәрендә Казанда үтте. Ил җыелмасы анда абсолют җиңүче булып таныла.
Мамадышның көрәшче кызларын хәзер республикада гына түгел, ә аннан читтә дә яхшы беләләр. Узган атнаның шимбәсендә Казанга билбауларда көрәш буенча 8нче Дөнья чемпионатына җир шарының төрле почмакларыннан спортчылар җыелды. Алинә Мөхәммәтханова һәм Римма Садыйкова халыкара бәйгеләрдә бронза медаль яулый. Чемпионат призерларын каршы алу һәм хөрмәтләү көрәш буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә узды.
Ярышларда дөньяның 20 иленнән спортчылар катнаша. Кызлар 5 авырлык үлчәвендә бил алышкан. Көндәшләр бик көчле иде, уңышлар җиңел бирелмәде,- ди якташларыбыз.
Инт рус
-Көчсез көндәшләр булмый, һәр алышка алдан ук ныклап әзерләнергә кирәк. Чемпионат Казанда үткәрелү сәбәпле, безнең өстә икеләтә җаваплылык иде. Без республика гына түгел, ә ил данын якладык. Алдыбызга куелган бурычларны үтәдек дип саныйм,- диде Алинә Мөхәммәтханова.
Инт рус
-Максат һәрвакыт бер- җиңәргә! Беренче өчлеккә керергә тырыштык. Бу минем дөнья күләмендәге тәүге ярышым һәм бронза медальле дә булдым. Үз авырлык үлчәвемдә иң көчле көндәшем Кыргызстан вәкиле иде. Ул алтынны алды. Аңа кадәр миңа әле үсәргә дә үсәргә. 3нче урын өчен барган көрәштә көндәшемнән 4-3 исәбе белән өстен чыктым,- ди Римма Садыйкова.
Кызлар бу уңышларның сере көндәлек күнегүләрдә, дип саный. Аларны ярышка тренерлар Ришат Муллахмәтов һәм Илшат Шәйдуллин әзерләгән.
Инт рус
-Бу җиңүгә мине тренер Ришат Муллахмәтов алып килде. Аның өлеше әйтеп бетергесез. Гомумән, мин һәр күнегүләргә дә җаваплы карыйм. Тулы көчкә тырышам,- диде Алинә Мөхәммәтханова.
Инт рус
-Минем тренерым Илшат Шәйдуллин. Көн саен диярлек әзерләндек. Спортка мин 9нчы сыйныфта укыганда килгән идем. Шул чордан алып аның кул астында шөгыльләнәм. Зур рәхмәтемне белдерәсе килә,- диде Римма Садыйкова.
Кызлар ирешкәннәр белән генә чикләнергә уйламый. Алда тагын яңа бәйгеләр, чемпионатлар көтелә. Без аларга уңышлар телибез.