Түбән Ушмы балалар бакчасында Әниләр көне унаеннан балалар көче белән әзерләнгән концерт тамаша куелды. Балалар әниләрне котлап җырлар җырладылар, биеделәр, әкият сәхнәләштерделәр, Ахырда Әниләргә үз куллары белән ясалган буләкләрен тапшырдылар.
Политехника көллиятенең беренче курс студентлары бөтен районны гаҗәпләндерергә булдылар. Алар алты метр озынлыктагы һәм ярты тонна авырлыктагы авиация конструкциясен үз куллары белән эретеп ябыштырдылар.
2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда үзебезне, якыннарыбызны һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау өчен махсус янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре гамәлдә.