"Татмедиа" АҖ үз абунәчеләренә "Басма матбугатка язылган өчен - Ipad" конкурсы игълан итә.

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

"Татмедиа" АҖ үз абунәчеләренә "Басма матбугатка язылган өчен - Ipad" конкурсы игълан итә. Абунәчеләрнең ничә сумлык газета-журналларга язылуына карамастан, төп бүләккә ия булу мөмкинлекләре тигез. Конкурс шартлары буенча газета-журналга язылу турында квитанция күчермәсен җибәргән абунәчеләр бүләкләр - фотоаппаратлар, акция иганәчесе Кукмара металл савыт-саба заводыннан савыт-сабалар һәм төп бүләк Ipad уйнатуда катнаша ала. Моннан тыш, Татарстанның һәр районында "Татмедиа" АҖ басмаларына иң зур суммада язылган бер абунәче билгеләнәчәк. Акциядә катнашучылар да бүләксез калмаячак. Акциянең төп шартлары элеккечә кала - 2015 елның 30 декабренә кадәр 6 айга "Татмедиа" АҖ нең өч басмасына язылу зарур. Анда катнаша торган басмалар исемлеге һәм шартларның нечкәлекләре белән www.tatmedia.ru. сайтында танышырга мөмкин. Акциядә катнашу өчен газета-журналларга язылу квитанциясе күчермәсен яки онлайн-түләү турындагы кәгазьне 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 нче йорт яки podpiska@tatmedia.ru. адресына җибәрергә кирәк. Үз телефон номерыгызны һәм "Акция" дип язарга онытмагыз. Бүләкләр 2016 елның 12 февралендә уйнатыла, дип хәбәр итә конкурсны оештыручылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International