Узган атнада Мамадыш шәһәр Советы депутатлары чираттагы сессиягә җыелды.

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Узган атнада Мамадыш шәһәр Советы депутатлары чираттагы сессиягә җыелды. Район башлыгы Анатолий Иванов үткәргән 3нче чакырылышның 3нче утырышы көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде. Эшлекле чарада беренче булып “ТР Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәре“ муниципаль берләшмәсе Уставының аерым нормалары буенча 2013нче елда кабул ителгән эшчәнлекне туктату хакында сөйләштеләр. Алга таба җир салымнары мәсьәләсе каралды. Шәһәр Советы утырышында күтәрелгән төп сорауларның берсе- 2016нчы елга шәһәр бюджеты проектын өйрәнү булды. Аны тулысынча кабул итү алдагы сессияләрдә булачак.   

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International