Кагыйдәләр бер, ә уеннар төрле.

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Кагыйдәләр бер, ә уеннар төрле. Узган ялларда “Олимп“ боз сараенда хоккей буенча ТР беренчелеге кысаларында очрашулар үтте. Спорт фанатларына безнең биш команда өчен йодрыкларын төйнәп җан атарга туры килде. Шул исәптән зурлар коллективы өчен дә.

Бозда 2005нче елда туган чын ир-атлар. Алка, җиңү һәм җанатарлар алкышы өчен Мамадыш “Олимп“ы белән Алабуганың “Лесные пчелы“ командалары арасында кызу көрәш бара. Бу уенга кадәр бер көн алдан, ягъни шимбәдә 2005нче елда туган үсмерләр башкалабыз Казанның “Волна“ командасын кабул итте һәм сезонда беренче җиңелүгә дучар булдылар. “Олимп“ кунаклар керткән сигез алкага бер белән генә җавап бирә алды.

Әмма “Лесные пчелы“ хоккейчылары белән узган очрашуда бәхет безнең якта булды. Ринат Ризванов шәкертләре кунакларны 6:4 исәбе белән бирелдерделәр. Командабызның турнир хәленә күз салсак, “Олимп-2005“ сезон башланганнан бирле алты уен уздырды. Шуларның бишесендә җиңү яулады. Без әлегә Биектауның “Биектау“, Казанның “Авиатор“ командалары белән лидерлар рәтендә. Татарстан беренчелегендә унбер команда чыгыш ясый.

Узган ялларда 2002-2003нче елларда туган хоккейчылар да җанатарларын сөендерә алдылар. Соңгы очрашулар алар өчен дә уңышлы үтте.

“Олимп-2002“ якшәмбе көнне Кама Аланының “Искра“ хоккейчыларын үз бозларында 18:2 исәбе белән тар-мар итте.

“Олимп-2003“ командасы да сезонны уңышлы башлап җибәрде. 15нче ноябрь көнне “Олимп“ Боз сараенда егетләребез Татарстан беренчелегендә Алабуганың “Серебряные волки“ хоккейчыларын кабул итте һәм кунакларны 7:4 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр.

Билгеле булганча, бу сезонда зурларыбыз Татарстан чемпионатында көч сыный. Безнекеләр белән беррәттән, анда Казаннан – өч, Әлмәттән бер һәм Байлар Сабасы хоккейчылары катнаша. Узган якшәмбе “Олимп“ Байлар Сабасының “Тимерхан“ командасыннан 4:3 исәбе белән өстен чыкты.

Ә менә 2006нчы елда туган хоккейчыларыбызга спортның бу төре нигезләренә ныклап төшенү өчен потлап тир түгәргә туры киләчәк. Сезон алар өчен уңышсыз бара.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International