Алдагы мәгълүмат хоккей сөючеләр игътибарына. “Олимп“ның ир-атлар командасы шимбә көнне ТР чемпионаты кысаларында беренче очрашуын үткәрде. Безнекеләрнең көндәше- Казанның “Динамо“ хоккейчылары иде. Уен Мамадыш бозында үтә. Якташларыбыз очрашуны өч бишлек белән уздырды. Командабыз составында 1999нчы, 1997-1998 нче елларда туган егетләр дә бар иде. Уенның беренче минутлары тигез исәп белән барса да, алга таба кунаклар активлаша төште. Уен азагына кадәр безнең капкага 19 алка кертте алар. “Олимп“ моңа 5 гол белән генә җавап бирә алды.